19 нчы гыйнвар көнне Теләче муниципаль районы Теләче үзәк район больницасы баш врачы Галиуллин Ирек Илгизович Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты. Очрашуда баш врач Галиуллин Ирек Илгизович коронавирус инфекциясе таралу очраклары һәм вируска каршы вакцинация турында сөйләде. Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдавесович баш врачка эчтәлекле чыгыш өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар Теләче үзәк район больницасы врачларына, медицина хезмәткәрләренә коронавирус инфекциясе вакытында куйган тынгысыз хезмәтләре, кешеләрне дәвалаулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу бик файдалы булды. Сәламәт булыйк!