“Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара акция үткәрелде.

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

3 нче декабрь көнне  Теләче урта мәктәбендә  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акция үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең 7 -11 сыйныф укучылары  халыкара акциядә актив катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирделәр.  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акциядә афганчы ветеран Г.З. Закиров катнашты. Газинур Зуфарович үзенең  Афганстанда үткән сугышчан юлы турында сөйләде һәм балаларга илебезне саклаучылар булып үсегез дигән теләкләрен җиткерде. Акциядә катнашучылар Билгесез солдат турында фильм да карадылар. “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акция укчылар күңелендә дулкынландыргыч хисләр белән кереп калды. Күкләр аяз, дөньялар  тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International