22 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “И туган җир! Синдә генә дөньямның көйле гаме” дигән китап күргәзмәсе эшләнде.

2020 елның 24 октябре, шимбә

Күргәзмәдә безнең төбәктән чыккан язучыларыбызның китаплары урын алды. Бу китап күргәзмәсе укучыларыбызны якташ язучыларыбызның иҗатлары, районыбыз һәм авыллар тарихы белән таныштыра. “Балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен  «Алар безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International