2020 елның 8 июленнән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы янаулар буенча«Кайнар линия» эшли башлый (2020 елның 8 июленнән 2020 елның 22 июленә кадәр).
Чит илләрдә актуаль эпидемиология вәзгыяте, ялда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, шулай ук туристлык хезмәтләре алганда кулланучыларның хокуклары турында белгечләрдән консультацияләр алырга мөмкин:
кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе эшли торган режимда
8-8005554943 телефоны буенча.
Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Шалтыратуларны кабул итү вакыты: Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, 12.00 дән 12.45 кә кадәр тәнәфес.