Квест–уен оештырды.

2020 елның 3 июле, җомга

2 июль көнне Теләченең Үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре швед язучысы Анника Тор иҗаты буенча «Пруд белых лилий» дип исемләнгән квест–уен оештырды. Уенда кече яшьтәге мәктәп балалары һәм «Гөрләвек» курчак театры клубы әгъзалары катнашты. Әлеге квест-уенны үткәрү авторның әсәрләренә генә түгел, ә гомумән сәнгать дөньясына да кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирде. Без үзебезнең китап укучыларны укылган әсәрне тирәнтен анализлый белергә, уку даирәсен киңәйтергә һәм китапларны мөстәкыйль сайлап алырга өйрәтергә тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International