Республиканың автолавкалар паркы яңа автокибетләр белән тулыландырылды

2020 елның 6 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район кулланучылар кооперативлары җитәкчеләренә яңа автолавкалардан ачкычлар тапшырды.

Машиналар «30/70» республика программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың ерак һәм барып йөрү кыен булган торак пунктларында, шулай ук кибетләре булмаган авылларда сәүдә итүне оештыру өчен бирелде.

Сәүдә өчен кирәкле барлык җайланмалар һәм суыткычлар белән җиһазландырылган автолавкалар Әлки, Аксубай, Чүпрәле, Сарман һәм Балык Бистәсе районнарына, шул исәптән быел Татарстанда «Цифрлы авыл» проекты кысаларында ачылган беренче сатучысыз кибеткә җибәрелде.

Тагын бер автомобиль 2019 елда Санкт-Петербургта ачылган Татар ишегалды”наҗибәрелде. Әлеге проект ярдәмендә хәзер җирле җитештерүчеләрнең иң тәмле һәм сыйфатлы продукциясен Татарстаннан читтә дә сатып алу мөмкинлеге бар.

Татарстанда ерак торак пунктларга хезмәт күрсәтүче автолавкалар саны елдан-ел арта. Бүген системада барлык 106 автолавка да эшли, алар 1315 торак пунктны кирәкле товарлар белән тәэмин итәләр. Быел үз-үзеңне изоляцияләү шартларында аларның роле аеруча артты.

Очрашу ахырында Марат Җәббаров Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, район кулланучылар кооперативлары һәм җәмгыятьләре җитәкчеләре белән бергә кооперативларның перспектив эш планнары, шулай ук «Сатучысыз кибет» һәм «Татар ишегалды» проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы автолавкаларның республикада мобиль сәүдә форматын алга таба үстерәчәгенә, аның авыл халкына зур файда китерәчәгенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International