“Иң гүзәл тел - туган тел” III район күләм иҗади бәйге.

    20 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе Туган телләр  айлыгын йомгаклау   һәм Татарстан  Республикасы  Теләче муниципаль район  мәктәпләре арасында үткәрелүче   “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында  Фатих Хөсни иҗатына багышланган    “Иң гүзәл тел - туган тел”  III  район күләм иҗади  бәйгесе уздырды. Бәйрәм тантанасында  Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С., район Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., район мәгариф бүлеге методистлары Якупова Л.К., Хабибуллина С.Н. катнашты.

    Иҗади  бәйге “Иңтатлы тел- туган тел”  һәм “ФатихХөсни  әсәрләре-сәхнәдә” номинацияләрендә 3 яшь  аралыгында  үтте .  Барлыгы    16 башлангыч, төп  һәм урта  гомум белем бирү   мәктәпләреннән    57   укучы һәм 3 мәктәп театр коллективы катнашты һәм бүләкләнде. Туган телгә багышланган әлеге  чара укучыларыбызның дәртле биюләре, моңлы җырлары, күңелгә үтепкерә торган шигъри әсәрләре белән үрелеп барды.

     

Соңгы яңарту: 2021 елның 24 феврале, 09:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International