Ифтар мәҗлесе.

Ураза хиҗри календарь буенча бер ай – Рамазан ае буе тотыла. Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аеның беренче көненнән башлап Гает намазына кадәр фитр сәдакасы бирү фарыз.

Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр.

18 июль көнне Олы мишә авыл җирлегендә Миннегалиев Илсур Нургали улы ифтар мәҗлесе үткәреп, авылдашларына кадер-хөрмәт күрсәтте. Барлык авылдашлар исеменнән Илсур Нургали улына саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телик.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International