Ифтар ашы

Изге  Рамазан ае үтеп китте. Барлык мөселман халкы да бу изге айда биш вакыт намазларын укып ураза тоттылар. Изге Рамазан аенда һәр ел саен  Олы Мәтәскә авылы мәчетендә  атнаның һәр җомгасында  Ифтар ашы мәҗлесләре  узды. Аны оештыруда Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдулловичның  өлеше бик зур.09 июль көнне Сәләхетдинова Миләүшә  Галим кызы ярдәме белән “Ифтар ашы” үткәрелде, намаз укырга 100 якын кеше килгән иде. Теләче мәчетеннән Исмәгыйл хәзрәт һәм Төркиядән килгән кунак та катнашты.Барлык мөселман халкына исәнлек, саулык, тазалык һәм сабырлык телибез. Изге Рамазан бәйрәмнәре белән Сезне!

   

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International