7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә, “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә, “Хәрәкәттә – бәрәкәт, хәрәкәткә мең рәхмәт” дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче балаларны “Сәламәт булыгыз” дигән презентация белән таныштырды, “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Чара барышында балалар төрле ярышларда үз - ара көч сынаштылар, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
Соңгы яңарту: 2019 елның 8 апреле, 08:04