Хоккей - 2019

17 февраль  көнне  Алан урта мәктәбе боз мәйданчыгында  Алан авыл җирлеге беренчелегенә,  эшмәкәр  Фазылҗанов  Илдар Фәрит улы призына  хоккей ярышы үткәрелде. Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча  беренче  урын  Алан-1 эшчеләр командасы,  икенче урында  Саба районы  Мишәбаш  авылы командасы,  өченче  урында  Олы Мишә командасы, дүртенче урында  Алан-2 студентлар  командасы булды. Җиңүче командаларны эшмәкәр Фазылҗанов И.Ф. котлады һәм акчалата бүләкләр  тапшырды. Спорт бәйрәме барышында  тәмле пловтан авыз итәргә ,  кайнар коймак   белән чәй эчергә мөмкин  иде.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 18 феврале, 10:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International