Хоккей- 2019

24 февраль  көнне  Олы Мәтәскә  урта мәктәбе боз мәйданчыгында  Олы Мәтәскә  авыл җирлеге беренчелегенә  хоккей ярышы үткәрелде.  Ярышларны Теләче  муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  А.А.Нурмөхәммәтов, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы М.А.Валиуллин ачып җибәрде.Уенда барлыгы 3 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча  беренче  урын  яшьләр  командасы,  икенче урында  студентлар командасы,  өченче  урында  ветераннар командасы булды. Җиңүче командаларга  истәлекле  бүләкләр  тапшырылды. Спорт бәйрәме барышында  тәмле пловтан авыз итәргә,  кайнар коймак   белән чәй эчергә мөмкин  иде.

 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 28 феврале, 16:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International