Хоккей ярышы булды

 

 

2017 елның 8 январендә  Алан авыл җирлеге беренчелегенә Алан, Югары Кибәхуҗа, Ямбулат һәм Алан урта мәктәбе укучылары командалары  арасында хоккей ярышы булып узды. Ярышта 4 команда катнашты.   Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Алан авыл яшьләре командасы, 2 урынны   Югары Кибәхуҗа ,  3 урынны Ямбулат,  4 урынны Алан урта  мәктәбе укучылары командасы   алды.  Ярышның спонсоры –Алан авылыннан Фазылҗанов Илдар Фәрит улы.

Уен барышын  һәркем күтәренке күңел белән  күзәтте, кайнар чәй һәм  тәмле пылаудан авыз итте.

  

  

Соңгы яңарту: 2017 елның 9 гыйнвары, 08:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International