Мәктәп территориясендә генераль җыештыру

4 май көнне Сауш мәктәп  территориясендә генераль  җыештыру үткәрелде. Мәктәп бакчасы, чәчәклек, хуҗалык  ишегалды чүп-чардан арындырылды.  Барысы да зур канәгатьләнү белән спорт мәданчыгында эшләделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган обелиск территориясе дә тәртипкә китерелде.  Бу эшләрдә мәктәп  коллективы тулысы белән актив катнашты: укучылар, укытучылар, мәктәп администрациясе, техник хезмәткәрләр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International