Галимова Хәдичә Бикбау кызына 90 яшь тулды.

2015 елның 23 апрелендә  Олы Мишә авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераны Галимова Хәдичә Бикбау кызына 90 яшь тулды. Аны котларга Теләче муниципаль районы социаль саклау бүлегенең җитәкчесе Галимова Ф.М., Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Маннапов Г. А. килделәр. Хәдичә апага Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде. Шулай ук юбиляр хөрмәтенә җирлектә эшләп килүче Ак Калфак фольклор ансамбле концерт оештырды. 

    

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International