75 яшь тулды.

Фоат Садриев 20 гасыр татар әдәбиятының төрле дәверләрдә реализм традицияләренә тугры калып, тормыш күренешләрен чынбарлыкка охшатып сурәтләүне әһәмиятле тапкан зур язучыларның берсе. 10 март көнне олпат язучыга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Иҗат чишмәләрең саекмасын" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Әдипнең хәзерге авылны, аның гади кешеләрен, туган як табигатен чын мәгънәсендә яратып, җан җылысы белән сугарып сурәтләве укучыны тирән дулкынландыра һәм аның әсәрләрен төрле катлам китап укучылар да яратып укый. 

Соңгы яңарту: 2016 елның 12 марты, 09:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International