Айдар мәдәният йорты каршында яңа төзелгән стелага Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемлеге язылган. Әлеге стелага якыннары, туганнарын искә алырга диеп килә. Авылыбызның уртасында урнаштырылган исемлек тактасы- истәлекләр саклау урыны ул, безнең горурлыгыбыз! Берләшмәгә йөрүче балалар, бабаларының- бабалары исем- фамилияләрен эзләп тапкач, горурлануларын яшереп кала алмадылар! Без,мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратыбызда әлеге чара белән яшь буынга патриотик тәрбия биреп, өлкән буын кешесенә игътирам һәм игътибар күрсәтүләрен сорадык.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:02