Тирә-ягыбыздагы дөнья

3 апрель көнне Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә районкүләм “Тирә-ягыбыздагы дөнья” дип исемләнгән 2-5 нче сыйныф укучылары өчен мини-олимпиада булып үтте. Әлеге олимпиаданың максаты – башлангыч сыйныф укучыларында мөстәкыйль белем, табигать фәннәренә кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны ачыклау, үстерү иде. Олимпиада 10 минутлык әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Анда табигатьне саклау проблемасы күтәрелде. Әлеге чарада барлыгы 11 мәктәп катнашты. Олимпиада биш турдан торды. Теоретик биремнәр белән иҗади биремнәр аралаштырып бирелде. 1 турда укучылар үзләренең җитезлекләрен, бердәмлекләрен карточкаларда биремнәр эшләп сынадылар. Ә иҗади өлештә табигать турында  мәкальләр әйттеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә иң кызыклы өлеше бишенче турда - шигырь, хикәя яисә әкият язу осталыкларын сынап карау булгандыр, мөгаен.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

-         өченче урынга ике мәктәп – Теләче һәм Олы Мәтәскә;

-         икенче урынга шулай ук ике мәктәт – Олы Нырсы мәктәбе һәм Саба районының Олы Кибәче урта мәктәбе командасы;

-          беренче урынга  Шәтке мәктәбе командасы чыкты.

Командалар диплом, грамота һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу олимпиада мәктәптә быел беренче тапкыр уздырылды. Без үз чиратыбызда,  олимпиаданы мәктәп традициясенә әйләндереп, ел саен үткәрербез дип өметләнәбез. Әлеге чарада катнашкан балаларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Соңгы яңарту: 2019 елның 6 апреле, 09:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International