Яңа мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп ачу тантанасы булды.

Бүген Түбән Саурыш авылында яңа мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә  Татарстан Республикасы халыкны хезмәт, эш белән җәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Радин улы Шарифуллин, җаваплыгы чикләнгән “Газпром Трансгаз Казан” җәмгыятенең генераль директор ярдәмчесе Гүзәлия Тәлгать кызы Минкина, Татарстан Республикасы мәдәниять министры урынбысары Гали Әхәт улы Габдрахманов һәм Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов  җитәкчелегендә район  җитәкчеләре килде. Алар  авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Район башлыгы Илдус Фатихович  һәм килгән кунаклар лентаны кисеп матур залга үттеләр. Соңыннан авылыбызның һәм районның үзешчән сәнгатендә катнашучылар тарафыннан бәйрәм концерты булды. 

Соңгы яңарту: 2014 елның 3 сентябре, 16:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International