Белем бәйрәме

 1 сентябрь көнне Үзәк авыл җирлегенең  мәктәпләрендә "Белем бәйрәме" үтте. Бәйрәмдә  авыл  җирлеге башлыгы  Вальтер Николаевич  һәм башка оешмалардан килгән җитәкчеләребез, ветеран -укытучыларыбыз катнашты. Бәйрәм җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфка 13 укучы кабул ителде.  Балалар алдан ук әзерләнгән чыгышлары белән кунакларны, укытучыларны сөендерделәр. "Белем бәйрәме" ннән соң сыйныфларда  тәрбия сәгатье үтте. Аларга укуларында зур уңышлар телибез

       

Соңгы яңарту: 2017 елның 7 сентябре, 08:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International