23 февраль – Ватанны саклаучылар көне!

22нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уӊаеннан Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфларында әтиләр өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә әтиләр ике командага бүленеп, төрле яклап сәләтләрен күрсәттеләр.  Бәйрәм уңаеннан балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар, концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды. Барлык әтиләр  кичәдән матур хатирәләр алып кайтып киттеләр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 28 феврале, 08:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International