Көз көне, урып–җыю тәмамлангач халык үзен туендыручыларны, бөтен гомерләре ялларсыз, көндәлек авыр хезмәттән торган, фидакарьлек, җиргә хуҗаларча караш, ныклык һәм түземлек таләп итә торган хезмәт кешеләрен хөрмәтли. 8 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан " Без авылдан. Икмәк иккәнне дә, ташу киткәнне дә күргән без..." дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Бу күргәзмәдә алдынгы игенче-механизаторларыбыз, уңган терлекчеләребез турында мәгълүматлар, хезмәт тәрбиясен яктырткан әдәби әсәрләр урын алды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 12 октябре, 08:29