өлкәннәр көнне

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Шул бәйрәм уңаеннан безнең җирлеккә кергән  мәктәпләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле өлкәннәребез хөрмәтенә 1-9 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде, чәчәкләр бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм алга таба чәй табыны артында дәвам итте.Өлкән буын вәкилләре белән хәзерге буын укытучылар үзара фикер алыштылар, үткәннәрне сагынып искә алдылар, өлкәннәр үзләренең киңәшләрен бирделәр.  Килгән кунакларның бик күңелләре булып, укучыларга һәм укытучылар коллективына рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр.

Безнең җирлектә яшәуче  бөтен өлкән буын кешеләренә бәйрәм кучтәнәчләре өләшелде.

  

 


 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International