Өлкәннәр көне үткәрелде

Өлкәннәр көне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында бик зур җанлылык белән үтте. Авылыбызның өлкән кешеләре бик теләп мәдәният йортына җыелдылар. Бу көнне аларга район вәкилләре, җирле үзидарә, хуҗалык рәисе тәбрикләве һәм рәхмәтләре җикерелде. Бәйрәм күчтәнәче итеп өлкәннәребезгә мәдәният йорты каршындагы “Балачак” курчак театр студиясе артистлары Роза Сәхәбетдинованың “Тапкыр кәҗә турында әкият” спектаклен күрсәттеләр. Өлкәннәребезнең аралашуы чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмне күңелле итеп оештырганнары өчен район хакимиятенә, җирле үзидарәгә, Теләче-Вамин агрофирмасына, “Чулпан” бүлекчәсенә, урта мәктәп, мәдәният йорты коллективларына олы рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.







Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International