Өлкәннәр көне

1 октябрь көнне Иске Җөри мәдәният йортында “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды. Бәйрәм кичәсен авылыбызның җирлеүзидарә башлыгы Р.Р.Мараков котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез  хөрмәтенә Алинә һәм Азат Каримовлар концерт куелды. Җырчыларыбызның чыгышлары тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләредә җырлап күңел ачтылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 3 октябре, 14:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International