Һәр елны мәдәният йортларында төрледән-төрле чаралар уздырылып тора. Көзге календарьга күз салсак, безнең өлкән буын кадерле кешеләребезгә багышланган бик матур бәйрәм- 1 октябрь, Өлкәннәр көне бар. Бу көнне аларга йөрәк түреннән чыккан иң матур сүзләрне, изге теләкләрне җиткерәсе килә. Шушы бәйрәм уңаеннан, 30 сентябрь көнне, “Көзге шәфкатьлелек атнасы “ акциясе кысаларында, Алан авылы мәдәният йортында өлкәннәребезгә бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичә барышында өлкәннәребезгә матур котлаулар, изге теләкләр җиткерелде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 3 октябре, 14:01