15 нче октябрь – Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре явыннан Казанны саклаганда һәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!” дигән темага чара уткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы алыну тарихы белән таныштылар, 467 ел элек булган вакыйгаларда шәһит киткәннәрне искә алдылар.
Соңгы яңарту: 2019 елның 16 октябре, 14:35