Әниләр көне.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе хәзер ничә ел - Әниләр көне булып билгеләнә. Менә быел шул хөрмәттән Олы Мәтәскә мәдәният йортында "Гармунчы дус" спектакле күрсәтелде. Спектакль бик тормышчан, эчтәлекле, тамашачыга охшады. Спектакль башланганчы авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А. барлык залда утыручы әниләрне “Әниләр көне” белән котлады. Аларга сулык-сәламәтлек, бәхетләр теләде. Ахырда барлык үзешчәннәргә үзенең олы рәхмәтен җиткерде, эшләрендә, укуларында уңышлар теләде. Киләсе елга да барча әниләр дә сау-сәламәт булып, шушы көнне каршыларга язсын дигән теләктә калды.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International