әниләр көне

Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз – әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары белмәгән эш юктыр бу дөньяда. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми – сүрелми.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе – Әниләр көне дип билгеләп үтелә. Безнең  Үзәк авыл җирлегендә  әлеге бәйрәм уңаеннан төрле чаралар уздырылды.

Сауш мәкәбендә 27се көнне “Әнкәем – алтыным, минем иң якыным” дип исемләнгән чара үткәрелде. Барлык укучыларның да әниләре мәктәпкә чакырылган иде. Бәйрәм укучылар сәламләве белән башланып китте һәм төрле уен-ярышлар, җыр-бию белән дәвам итте. Бәйрәм ахырында укучылар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Әни бит ул-изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый.

Әни тормыш көзгесе.

Сауш балалар бакчасына кунакка балаларның әниләре чакырылды.Балалар әниләренә булган ярату хисләрен шигырьләр,җырлар,биюләр аша аңлаттылар .Әниләр үзләренең әниләре турында ,аларның изгелекләре,яхшы гамәлләре турында сөйләделәр,әниләр турында мәкальләр әйттеләр.Соңыннан балалар татар халык әкияте"Төлке белән Куян"ны сәхнәләштереп,уйнап күрсәттеләр.Бәйрәм бар кешегә дә бик ошады.

Үзәк балалар бакчасында “Әниләр көне”дигән бәйрәм булып узды.Бу көнне балалар җырлар,биюләр,шигырьләр белән  үзләренең әниләрен,әбиләрен  бәйрәм белән котладылар.Әниләр күз яшьләрен тыя алмадылар.Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләделәр. Бәйрәм бик куңелле үтте.

  

Соңгы яңарту: 2015 елның 2 декабре, 11:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International