Әниләр көне

26 ноябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм башлангыч сыйныф  укытучылары һәм укучылары көче белән әзерләнде.  Әниләргә багышлап балалар шигырьләр укыды, җырлар җырлады, биюләр биеде,  “Батыр әтәч” әкиятен сәхнәләштерде, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.

Соңгы яңарту: 2015 елның 28 ноябре, 09:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International