Әниләр көне

 

28 ноябрь көнне Алан авыл җирлеге территорясенә кергән мәдәният йортларында Әниләр көненә  багышланган бәйрәм- тамаша булып узды. Бәйрәм барышында авыл җирлеге башлыгы Хазиев Ә.Г. Әниләргә изге теләкләрен, җылы сүзләрен җиткерде. Шулай ук, бу көнне  авылыбызның шәфкать туташы Кашапова Әклимә Әмир кызына үз хезмәтенә тугры булып, күп еллар буена   авылыбыз халкына  ярдәм күрсәткәне өчен авыл җирлеге башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

 

   

Соңгы яңарту: 2015 елның 1 декабре, 15:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International