Россия Конституциясе көне.

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.  Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.    12  декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә   Россия Конституциясе көне уңаеннан   линейка үткәрелде.   Линейкада  укучылар бәйрәм тарихы,   бу көннең әһәмияте турында сөйләштеләр.   Очрашуда Җирле үзидарә депутаталары  Хузин Ю.Р һәм Заббарова Г.Н. катнашты . 

Соңгы яңарту: 2018 елның 13 декабре, 08:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International