Ватан геройлары көне

9 декабрь Россиядә Ватан геройлары көне итеп билгеләнеп үтелде. Шул көн уңаеннан Социалистик Хезмәт Герое Кәримова Гөлбикә Гали кызы белән очрашу  үтте. Социалистик хезмәт героен-  Гөлбикә апаны,  мәктәп укучылары  концерт номерлары белән тәбрикләделәр. Кәримова Г.Г. укучыларның  кызыксындырган сорауларына җавап бирде, үзенең хезмәт юлы белән таныштырды.

Шулай ук Сауш төп мәктәбендә Ватан геройларын искә алу көне беилгеләнеп үтелде. Тарих укытучысы Гарифуллина Г.Г.  5-8 класс укучыларын әлеге көннең тарихы белән таныштырды. Авылыбыздан чыккан шәхесләр искә алынды. Укучылар Хезмәт Даны орденына ия булган авыл хезмәткәрләре белән таныштылар. Чарага 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры - Шиһабетдинов Кәниф абый чакырылган иде. Ул укучыларны үзенең хезмәт юлы белән таныштырды. Укучыларга хезмәтне яратырга, тырышып укырга кирәклеген ассызыклап үтте.

  

Соңгы яңарту: 2015 елның 11 декабре, 13:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International