"Шергинны бергәләп укыйбыз"

30 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәчесе һәм яшь китап укучылар  Архангельск өлкәсендәге Соломбаль китапханәсенең "Шергинны бергәләп укыйбыз" дигән акциясендә катнаштылар.  Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан  үткәрелде.   Акция барышында укучылар язучының   иҗаты һәм тормыш юлы белән      таныштылар. “Кызык  һәм  тапкыр Шише” турындагы  әкиятләрен, «Миша Ласкин» исемле  әсәрен  укыдылар. Балалар әкиятләрне бик яратып тыңладылар.

Соңгы яңарту: 2018 елның 2 ноябре, 09:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International