“Буратино белән сәяхәт”

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. 14 февраль көнне бездә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Буратино белән сәяхәт” дигән ачык шөгыль булып үтте. Төп максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Кунакка ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р.. та килгән иде. Ул балаларның чыгышын игътибар белән тыңлады. Ахырдан балаларга  алган белемнәрен тикшерү максатыннан төрле сораулар бирде, профилактик дәрес үткәрде, видеоролик күрсәтте, бүләкләр өләште.

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 16 феврале, 15:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International