27 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфган җирендә һәлак булган якташыбыз М. Ногманов исемендәге көрәш ярышы уздырылды. Бәйге ачылу тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович , ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгының идарә эшләре җитәкчесе Асадуллин Марсель Хатипович, М.Ногмановның бертуган абыйлары , район оешма җитәкчеләре дә шулай ук катнашты. 23 нче мәртәбә уздырылучы бу күркәм көрәш ярышында районыбызның 9 мәктәбеннән 115 укучы катнашты. 1 урын -Олы Мәтәскә урта мәктәбе, II урын - Шәтке урта мәктәбе, III урын - Олы Нырсы урта мәктәбе .
Соңгы яңарту: 2016 елның 2 марты, 09:23