Мактаулы исем бирелде

Татарстан Республикасы Президенты Указы  нигезендә, спорт һәм физик культура өлкәсен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямовка  “Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы  исем бирелде. Дәүләт бүләген иясенә 9 ноябрь  көнне  “Батыр” спорт комплексында  узган мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында  кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты ярышларын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 14 ноябре, 14:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International