Ял кичәсе булып узды.

4 ноябрь көнне Күкчә авылы мәдәният йортында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен ял кичәсе булып узды. Кичәдә төрле кызыклы уеннар һәм бәйгеләрүткәрелде, бәйрәмгә кагылышлы төрле мәкальләр әйтелде. Балалар бик теләп сорау-табышмакларга җавап бирделәр, шулай ук татар халык һәм заманча көйләргә рәхәтләнеп биеделәр. Кичә ахырында, тәм-томнан авыз итеп, чәй эчтеләр. Әлеге кичәнең максаты - төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгыту иде.


 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International