Китапханәче Миннегөл апада очрашуда булды

  27 январь  көнне Алан  авыл  китапханәчесе  Юнусова   Миннегөл апада булды.  Хәлләрен  белде. Газета,  журналлар тәкъдим  итте. 

  Сугыш  башланганда  Миннегөл  апага 5 яшь була. Ул елларда өлкәннәр белән бергә балаларның, яшьүсмерләрнең ныгымаган  беләкләре  игеннәр  җыеп   алды, печән  чабу, утын   хәзерләү  эшләрен   башкарды.  Миннегөл  апа да   үзенең   авыр балачак  елларын хәзерге  көнгә  кадәр искә ала.  Ул  гаиләләре белән ничек   абыйсын  сугыштан  каршы  алуларын сөйләде.     Алдагы  еллар   тыныч,    күк йөзе аяз булуын  теләде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 29 гыйнвары, 15:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International