Ел саен Бөтенроссия акциясе кысаларында китапханәләрдә “Китапханә төне” уздырыла. Әлеге традицион чарада Айдар авылы китапханәсе быел икенче елын катнашты. Быелгы акциянең темасы Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. “Китапханә төне-2017 ”дә катнашучылар төрле яшьтә, төрле профессия кешеләре булсалар да, аларны бүген китап укуга һәм китапханәгә мәхәббәт берләштерде. “Китапханә төне яктысы” дип исемләнгән , китап укуга булышлык итүче программа китап укучыларга күтәренке кәеф, күңелле ял бүләк итте. 1) “Бушлай уку билеты аласың килсә-безнең китапханәгә рәхим ит!” -бердәм укучы билетлары тапшыру;
2) «Табигатькә мәдхия җырлыйм”- табигать турындагы шигырьләрдән шигъри коктейль;
3) «Чиксез серле, ымсындыргыч табигать»-авылыбыз табигатен яктырткан фотовернисаж;
4) «Тукай-табигать сакчысы»-библиокросс(теләгән һәркем Тукайның табигать темасына багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп, тизлеккә укыды)
5)”Айлы төндә шаулый китаплар”-буктрейлерлар күрсәтү. Яңа китаплар тәкъдим итү.
Соңгы яңарту: 2017 елның 27 апреле, 10:55