22 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәче Альбина Рахматуллина катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде. Акция «Шигъри – муз” исеме астында үтте. Шигърият сөючеләр үзләренең иң яраткан шигырьләрен музыка астында сәнгатьле итеп укыдылар. “Шигърияттә – яз” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Акциядә катнашучылар “Мин китап укырга яратам” фотоконкурсында катнаштылар.
Соңгы яңарту: 2017 елның 24 апреле, 09:58