"Бәхетле балачак"

25 март көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре һәм хезмәткәрләр катнашында  “Бәхетле балачак” исемле зур концерт булып узды.  Концертта һәр гаилә үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Әлеге чара һәр таланка тулысынча үзен  күрсәтергә ярдәм итте. Бигрәктә әниләр белән беррәттән әтиләрнең активлык күрсәтүе мактауга лаек. Әлеге чараны оештыруда зур активлык күрсәткән бакча тәрбиячесе Мингазова Гөлназ Хәмит кызына рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге чараны авыл халкы да җылы каршы алды, һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.

      

Соңгы яңарту: 2017 елның 27 марты, 10:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International