Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме!

Беренче сентярьдә барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында беренче дәрескә  дәшеп кыңгырау чыңлады.  Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме! Безнең Олы  Кибәхуҗа балалар бакчасы да бүген үзенең нәни дусларын кабул итте. Барлыгы яңа дүрт  бала беренче тапкыр балалар бакчасы ишеген ачып керде. Быелгы яңа уку елында биредә унөч бала белем һәм тәрбия алачак. Бакачабыз  янәдәнбалалар шау-шуына күмелде.Елдагы гадәт буенча без бүген дә башлангыч мәктәпкә белем бәйрәменә кердек. Укучыларның матур чыгышлары, чәчәк букетлары, шат елмаюлары, өлкән апа-абыйларның изге теләкләре балаларыбызга бик ошады.2  кызыбыз укучылар белән “Мәктәп” дигән биюдә катнашты.

Барлык укытучыларны,  укучыларны,тәрбиячеләрне  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Авырмыйча, исән-сау сөенеп яшәргә язсын!

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 2 сентябре, 10:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International