Балаларның куркынычсызлыгын саклау, иминлекләрен тәэмин итү максатыннан Олы Мишә урта мәктәбендә укучыларга “Бозлыкларда сак булыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен инструктаж үткәрелде. Укучылар сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, презентация аша белемнәрен ныгыттылар. Балаларга тайгак юлларда сак йөрергә кирәклеге, иминлегебезнең мөһимлелеге аңлатылды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 16 ноябре, 10:36