13 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Әдәплелек әлифбасы” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды. Китапханәче “Иң матур сүз” китабы белән таныштырып, шигырьләр, хикәяләр аша әдәплелек, шәфкатьлелек турында сөйләп үтте. Балаларга дәрестә, урамда, өстәл янында, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. “Тәмле сүз” китабына нигезләнеп уен-викторина уздырылды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 14 октябре, 08:11