4 февраль көнне Айдар авылы мәдәният йортында яшьләр белән түгәрәк өстәл артында “Нәрсә ул экстремизм һәм аның нәтиҗәләре ” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә: "Нәрсә ул экстремизм, терроризм? Бу куркынычны ничек җиңәргә?" - дигән төшенчәләргә аңлатмалар бирелде. Кайда гына булсаң да, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде. “Экстремизм һәм терроризмга каршы” дигән темага презентация күрсәтелде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 6 феврале, 10:16