«Аланым-асыл илем»,

 

   Алан авылы китапханәсендә туган як тарихын өйрәнү буенча,”Аланым-асыл илем “ дип исемләнгән проект эшләп килә. Бу проект өстендә эш ел дәвамында алып барылды: авылыбызда яки читтә яшәп тә,туган авылларын,нигезләрен онытмаган,һәр кешегә үрнәк булырлык эшләр башкарган күренекле якташларыбызны барлау буенча,авыл тарихын тагын да тирәнтен өйрәнү буенча түгәрәк өстәл,әңгәмә,очрашулар һәрдаим оештырылып торылды. Китапханәдә проект эшен алып баруда актив катнашучылар белән чәй өстәле артында йомгаклау кичәсе оештырылды: эшләнгән эшләргә йомгак һәм алдагы елга планнар белән таныштылар.Барлык катнашучылар киләчәктә дә проект эшен алып барырга бик теләп катнашырга ризалык бирделәр.

Соңгы яңарту: 2018 елның 27 декабре, 15:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International