8 нче май көнне Айдар авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг һәм яңа төзелгән һәйкәлне ачу тантанасы булды.

8 нче май көнне Айдар авыл җирлегендә Бөек  Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган митинг  һәм яңа төзелгән һәйкәлне  ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә  Теләче  муниципаль  район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче  муниципаль  район башлыгы урынбасары  Фатхуллин  А.Г., Ветераннар Советы җитәкчесе Газизов М.М., Пенсия фонды җитәкчесе Мугтасимов М.М., һәйкәлне төзүдә зур өлеш керткән спонсор Хасаншин Х.Ш., сугыш  һәм тыл ветераннары, Айдар авылы халкы катнашты. Һәйкәл каршына сугыш ветераннары,   килгән кунаклар белән берлектә венок һәм чәчәкләр куелды.Бәйрәм  чәй табыны артында концерт программасы белән тәмамланды.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International