2015 елның 8 май көнендә Үзәк авыл җирлегенә караган барлык авылларда һәйкәлләр янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинглар булып үтте

 

2015 елның 8 май көнендә  Үзәк  авыл җирлегенә караган барлык  авылларда һәйкәлләр янында   Бөек Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган митинглар булып үтте. Үзәк бистәсендә  митинг сәгать  10  да башланды. Памятник янына  халыкар агыла башлады. Стройга тезелеп мәктәп укучылары, садик  балалары килде. Тыл һәм хезмәт  ветераннарына урын түрдән  бирелде. Митинг  мәңгелек утны кабызудан башланды. Митингта   Үзәк  авыл  җирлеге башлыгы Котников В.Н.    чыгыш  ясады. Ветераннар исеменнән Халилов Б.Х. чыгыш ясады, аннан соң 3 - 4 сыйныф укучылары  чыгышларын ветераннарыбызга багышладылар. Чөнки безнең бабаларыбыз матур, тыныч тормыш өчен гомерләрендә кызганмаганнар. Сугышта   һәлак   булучылар  истәлегенә  веноклар   куелды.  Шулай ук митинглар  Сауш һәм Шармаши авыларында да узды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Бәйрәмнән ветераннарыбыз  рәхмәтләр әйтеп , җирдәге  тынычлык, күгебез  зәңгәр  чиста   булсын иде дип таралдылар.

 

  

  

  

  

  

  

  


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International