Тышта ап-ак кар булса да, күктә яз кояшы балкый. Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе –8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә 6-9 март көннәрендә “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз!” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырланган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.
Соңгы яңарту: 2017 елның 10 марты, 10:41